Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре җирле эшмәкәрләр арасыннан ышанычлы һәм ныклы партнерлар эзли

Кайсы гына өлкәне алма, һәрдаим нефтьчеләребезнең ныклы ярдәмен, таянычын тоеп яшибез. Әлбәттә, бу эшмәкәрлек өлкәсендә дә чагылыш тапмый калмый. Дүшәмбе көнне "Азнакай" сәнәгать мәйданчыгында нефтьчеләребезнең эшмәкәрләр белән очрашуында сүз уртак хезмәттәшлек турында барды. Очрашуда "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Марат Җәләтов, "Татнефть" АҖнең бизнесны үстерү корпоратив үзәге җитәкчесе Фәрит Гайфетдинов, муниципаль район...

Кайсы гына өлкәне алма, һәрдаим нефтьчеләребезнең ныклы ярдәмен, таянычын тоеп яшибез.

Әлбәттә, бу эшмәкәрлек өлкәсендә дә чагылыш тапмый калмый. Дүшәмбе көнне "Азнакай" сәнәгать мәйданчыгында нефтьчеләребезнең эшмәкәрләр белән очрашуында сүз уртак хезмәттәшлек турында барды.

Очрашуда "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Марат Җәләтов, "Татнефть" АҖнең бизнесны үстерү корпоратив үзәге җитәкчесе Фәрит Гайфетдинов, муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, эшмәкәрләр һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Килгән кунаклар "Фривей", "Стройпромснаб" ҖЧҖ территориясендә урнашкан эшмәкәрлек һәм әзер бизнес объектлары белән таныштылар, әлеге өлкәдә үз киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Киңәшмә утырышлар залында дәвам итте. Наҗәт Мәзгутович үз чыгышында районда эшмәкәрлек хәрәкәтенең тотрыклы үсеш алуы, аларның районыбыз үсешендә, бюджетны тулыландыру, өстәмә эш урыннары булдыруда зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. "Татнефть"АҖнең бизнесны үстерү корпоратив үзәге җитәкчесе Фәрит Наилевичның чыгышы чын мәгънәсендә эшмәкәрләр өчен өйрәнү дәресе булды, чөнки ул эшлекле тәкъдимнәр, киңәшләр белән тулы иде.

- Без сезнең белән уртак бизнес булдырырга, хезмәттәшлек итәргә әзербез, - диде ул. - Идеяләр кызыклы һәм ышанычлы булганда, партнерларыбызга шартлар тудырырга бик теләп риза булачакбыз.

Нефтьчеләр белән бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек итү ул ярдәмгә генә кайтып калмый икән шул. Алар үзләренә ышанычлы һәм ныклы партнерлар эзлиләр. Ә таләпләр бик катгый. Җитештергән товарың, кулланучылар арасында сорауга ия булмаса, аны теләсә кайсы почмактан, интернеттан күпме кирәк, шулкадәр сатып алырга мөмкин булганда, бизнесыңның чыгымнары керемнәрне дә капларга җитмәскә мөмкин. Синең проектың акча эшләргә, ышанычлы булырга тиеш. Әлбәттә, бизнес - ул тәвәккәллек, әмма ни булса, шул булыр, дип сукыр чебен кебек утка барып керүгә караганда, йөз кат үлчәп бер кат кисүең хәерлерәктер. Беренче адымыңны дөрес ясарга кирәк. Фәрит Наилевич әйткәнчә: "Үзең белгән, башкалардан яхшырак эшли алган эшне башкарырга кирәк. Шул чагында уңыш киләчәк, бизнес файда китерәчәк". Докладчы үз чыгышында эшмәкәрләр игътибар итәргә тиешле бик күп үзенчәлекләр турында сөйләде, аларны позитив фикер йөртергә өндәде.

Киңәшмәдә эшмәкәрләр үзләренең бизнес-план, проектлары турында сөйләделәр. Берничә проект нефтьчеләребез тарафыннан хуплау табып, алга таба хезмәттәшлек итү турында сүз булды. Ә калганнары хакында эшлекле тәкъдимнәр әйтелеп, киңәшләр бирелде. Әлеге матур башлангыч алга таба да дәвам итәр, эшмәкәрләребез яңа, кызыклы идеяләр табарлар һәм ныклы таяныч булырдай нефтьчеләребез белән хезмәттәшлек итәрләр дигән ышынычта калыйк. Күңел түрендә йөрткән изге хыяллар тормышка ашачак, диләр бит.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре җирле эшмәкәрләр арасыннан ышанычлы һәм ныклы партнерлар эзли