ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мөселманнары Коръән уку осталыгында көч сынашачак

Азнакай мөхтәсибәте Татарстан мөфтияте белән берлектә Коръән уку бәйгесе һәм "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина игълан итте. Коръән уку бәйгесе Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында үткәрелә. Ул "Хифз" һәм "Тиләвә" номинацияләрендә узачак. Яшь буенча кысалар юк. Викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасындаязма тест...

Азнакай мөхтәсибәте Татарстан мөфтияте белән берлектә Коръән уку бәйгесе һәм "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина игълан итте.

Коръән уку бәйгесе Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында үткәрелә.

Ул "Хифз" һәм "Тиләвә" номинацияләрендә узачак. Яшь буенча кысалар юк.

Викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасындаязма тест формасында үткәрелә.

Район һәм төбәк турларында җиңүчеләр республика турына уза: биредә викторина алдынгылары - кыйммәтле бүләкләр, бәйгенекеләр Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

Азнакайда район туры 30 октябрьдә Үзәк Ак мәчеттәоештырыла.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай мөселманнары Коръән уку осталыгында көч сынашачак

Нет комментариев