Азнакай мәгариф идарәсе тәрбия эшләре буенча республика рейтингында беренче
Азнакай мәгариф идарәсе 2015-2016 уку елы нәтиҗәләре буенча тәрбия эшен һәм балаларга өстәмә белем бирүне иң яхшы оештырган өчен республика рейтингында беренче урынны яулады. Районда укучыларның 90 проценттан артыгы дәрестән соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Сәләтләрне ачу һәм үстерү өчен мөмкинлекләр елдан-ел арта. Әле узган ел гына универсаль спорт комплексы, Мәдәни...
Азнакай мәгариф идарәсе 2015-2016 уку елы нәтиҗәләре буенча тәрбия эшен һәм балаларга өстәмә белем бирүне иң яхшы оештырган өчен республика рейтингында беренче урынны яулады. Районда укучыларның 90 проценттан артыгы дәрестән соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Сәләтләрне ачу һәм үстерү өчен мөмкинлекләр елдан-ел арта. Әле узган ел гына универсаль спорт комплексы, Мәдәни үзәк, дистәләгән спорт мәйданчыклары файдалануга тапшырылды. Быел «Юбилейный» стадионы югары дәрәҗәдә яңартылды. Балалар иҗат үзәкләре, мәдәни һәм спорт комплекслары, сәнгать мәктәпләре - барысы да үсеп килүче яшь буынга рухи һәм физик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев