Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хат ташучылары акчалата премияләр ота ала

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугат басмаларына язылу буенча бәйге игълан итте. Азнакай почта хезмәткәрләре "Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы", "Иң яхшы элемтә бүлеге" номинацияләрендә көч сынаша ала. Бәйге 1 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның төп шартлары да бар: "ТАТМЕДИА"...

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугат басмаларына язылу буенча бәйге игълан итте.

Азнакай почта хезмәткәрләре "Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы", "Иң яхшы элемтә бүлеге" номинацияләрендә көч сынаша ала.


Бәйге 1 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның төп шартлары да бар: "ТАТМЕДИА" басмаларына, ягъни республикадагы 6 газета, 15 журналга һәм районыбызның "Маяк" газетасына язылучылар саны 2016 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда арткан булу мөһим (5 проценттан да ким түгел).

Конкурста катнашучы эшләгән почта бүлегендә "Татмедиа" басмаларына язылучылар саны 2016 елның беренче яртыеллыгына караганда ким булмаска тиеш. Әлеге шартлар үтәлмәгәндә, хат ташучы җиңүгә дәгъва кыла алмый. Бәйгегә йомгак ясаганда җирлегебездә "ТАТМЕДИА" басмалары тиражының үсеше, әбүнәчеләрнең җыелма саны исәпкә алыначак.


1, 2, 3 нче урыннарны алучыларга акчалата премияләр түләнәчәк. Бәйге төгәлләнергә вакыт күп калмады. Әйдәгез, Азнакай хат ташучылары, бәйгедән сез дә читтә калмагыз, актив катнашыгыз. Кем белә, бәхет кошын бәлки нәкъ менә сез тотарсыз!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хат ташучылары акчалата премияләр ота ала