Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай гаиләләре Ана капиталыннан 25 мең сумны үз кирәк-яракларына тота ала

Азнакайда тагын 7 гаиләгә Ана сертификаты тапшырылды Әлеге тантана Азнакай Пенсия фонды идарәсендә узды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова тантанага килгән гаиләләрне котлап, изге теләкләрен җиткерде. - Бүгенге көндә Ана капиталының күләме 453 мең сум тәшкил итә. Әлеге программа 2018 елның 31 декабренә кадәр озынайтылды. Агымдагы елның 30 ноябренә...

Азнакайда тагын 7 гаиләгә Ана сертификаты тапшырылды

Әлеге тантана Азнакай Пенсия фонды идарәсендә узды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова тантанага килгән гаиләләрне котлап, изге теләкләрен җиткерде.

- Бүгенге көндә Ана капиталының күләме 453 мең сум тәшкил итә. Әлеге программа 2018 елның 31 декабренә кадәр озынайтылды. Агымдагы елның 30 ноябренә кадәр Пенсия фонды идарәсенә электрон формада гариза биреп, Ана капиталыннан 25 мең сумны үз кирәк-яракларыңа тотарга алырга мөмкин, - дип закондагы яңалык белән дә таныштырып үтте.

Ел башыннан 313 әнигә сертификат бирелгән. Ә программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле аңа 4046 азнакайлы ия булган. Шуларның 3 меңнән артыгы инде файдаланылган.

Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова да гаиләләрнең шатлыгын уртаклашты.

- Дәүләт үзенең киләчәгенә яхшы капитал сала, - диде ул.

Ана капиталы сертификатларын тантаналы төстә тапшыру районыбызда күптән күркәм традициягә әверелде. Яшь әти-әниләрне тәбрикләргә эш урыннарыннан җитәкчеләре дә килгән иде. Бу исә бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәде.

Резеда ШӘРИПОВА

Чара геройлары белән әңгәмәне газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай гаиләләре Ана капиталыннан 25 мең сумны үз кирәкяракларына тота ала