Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егете Азат Галәветдиновка теләсә-кайсы техника буйсына

Кайсы гына малайның руль артына утырып, аны боргалап карыйсы килмәсен. Бу яктан нәни Азатка бәхет балачактан ук елмая. Гомер буе колхозда машина йөртүче булып эшләгән әтисе Фәретдин аганың алдына да утырып йөри. Машина сүнгән вакытта үзе дә менеп баса. Еллар уза тора, руль артында башы гына күренеп торган Азат та...

Кайсы гына малайның руль артына утырып, аны боргалап карыйсы килмәсен. Бу яктан нәни Азатка бәхет балачактан ук елмая. Гомер буе колхозда машина йөртүче булып эшләгән әтисе Фәретдин аганың алдына да утырып йөри. Машина сүнгән вакытта үзе дә менеп баса. Еллар уза тора, руль артында башы гына күренеп торган Азат та буй җиткерә һәм әтисе эстафетасын дәвам итә.

Кечкенәдән үк техника арасында уралып үскән малайның кулы теләсә кайсына ятып тора. Хуҗалыкның иң фидакарь, тырыш, тәҗрибәле хезмәткәре ул. КамАЗына да, кранына да, тракторы, комбайнына да утыра. Кирәк булса, үз тракторы белән дә ярдәмгә килеп җитә. Елның-елында район күләмендә алдынгы урында бара. Әле менә быелгы урып-җыю чорында да Азат Галәветдинов "Нью-Холланд" комбайннары арасында иң беренчеләр рәтендә булды. Мондый егетләр булганда эшләргә була. Юкка гына, марслылар районда алдынгылар рәтендә бармый ул.

Уңышларның нигезендә туган җиргә, үз эшеңә булган мәхәббәт ята. Азат та туган авылын ташлап, бәхет эзләп әллә кайларга китми. Кәкре Елгада төпләнеп, нигез кора. Хәләле Нурия белән тигез, тату гаиләдә ике бала тәрбияләп, олы тормыш юлына очыралар. Уллары Айрат та кызу урак чорында тыныч кына шәһәрдә ятмый. Авылга кайтып, туган җирендә эшләргә, ярдәм итәргә мөмкинлек таба. Шоферлар династиясе дәвам итә.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егете Азат Галәветдиновка теләсәкайсы техника буйсына