Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Чаллы якташлар җәмгыятеннән бер төркем кунакларны кабул итте - ФОТОРЕПОРТАЖ

Азнакай белән Яр Чаллы якташлар җәмгыяте арасында багланышларга 1995 елда ук нигез салынган иде. Әле азнакайлылар - Чаллыга, әле чаллылар Азнакайга килеп, сукмакны сутмыйча яшиләр. Күптән түгел Тымытык ветараннары ак калада кунакта булып кайткан иделәр. Менә 28 октябрьдә Тымытык Мәдәният йорты каршы якны кабул итте. Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины,...

Азнакай белән Яр Чаллы якташлар җәмгыяте арасында багланышларга 1995 елда ук нигез салынган иде. Әле азнакайлылар - Чаллыга, әле чаллылар Азнакайга килеп, сукмакны сутмыйча яшиләр.

Күптән түгел Тымытык ветараннары ак калада кунакта булып кайткан иделәр. Менә 28 октябрьдә Тымытык Мәдәният йорты каршы якны кабул итте.

Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, якташлар асссоциациясе рәисе, "Энергетик" Мәдәният йорты директоры Гөлзада Разаева җитәкчелегендә бер төркем сәнгатькәрләр үзләренең иң матур җырларын-биюләрен бүләк итте.

Аларның Тымытыкка килүләре юкка түгел, чөнки Чаллыдагы Азнакай якташлар җәмгыятен шушы авыл егете - Илнар Гайсин җитәкли.

Тымытыкка барышлый кунаклар шәһәребезнең яңа микрорайоны, музей белән таныштылар, соңгы елларда Азнакаебыз кичергән зур үзгәрешләрдән матур тәэсирләр алдылар.

Очрашу турында тулырак язманы газетабызның алдагы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай Чаллы якташлар җәмгыятеннән бер төркем кунакларны кабул итте - ФОТОРЕПОРТАЖ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Чаллы якташлар җәмгыятеннән бер төркем кунакларны кабул итте ФОТОРЕПОРТАЖ