Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай әбиләре үзенчә исәплиләр

Безне беренче класстан ук мәктәптә счет төймәсе белән кушарга, алырга өйрәттеләр. Бүгенгедәй хәтеремдә: такта алдында торган аяклы счет зур, безнең буйда иде. Ә без аның янына барып баса идек тә, берәм-берәм төймәләрне саный идек... Бухгалтер булып эшләгәндә дә кеше калькулятор белән санаганда мин рәхәтләнеп счет төймәсен шарт-шорт тарттым, алырга, кушарга,...

Безне беренче класстан ук мәктәптә счет төймәсе белән кушарга, алырга өйрәттеләр. Бүгенгедәй хәтеремдә: такта алдында торган аяклы счет зур, безнең буйда иде. Ә без аның янына барып баса идек тә, берәм-берәм төймәләрне саный идек... Бухгалтер булып эшләгәндә дә кеше калькулятор белән санаганда мин рәхәтләнеп счет төймәсен шарт-шорт тарттым, алырга, кушарга, тапкырларга, бүлергә дә өйрәндем.

Еллар үтте. Ул счет төймәләрен хәзерге балалар белми дә, алар хәзер мәктәп музейларында гынадыр инде. Ә минем өемдә бәләкәй агач счетым һаман да саклана. Нәрсәдер чутларга кирәк булса, кулга шул счетымны алам. Оныгыма: " Әйдә, кызым, сиңа да өйрәтәм!" - дим. Ә ул көлә: "Ярар инде, дәү әни, үзең генә чутла!" - дигән була. Ә үзе телефонын ала да тиз генә кирәк әйберне исәпләп-санап куя.

Шулай, дуслар, үзгәрде замана -телефон, планшет, компьютер, калькулятор... тагын әллә ниләр шунда. Сәламәтлеккә генә зыяны булмасын иде аларның.

Фирая ИСЛАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай әбиләре үзенчә исәплиләр