Азнакай балалар бакчалары мөдирләре Санкт-Петербургтан тәҗрибә туплап кайттылар
Октябрь аенда районнан 12 балалар бакчасы мөдире Санкт-Петербургта квалификацияләрен күтәреп кайттылар. Хакимияттә узган түгәрәк өстәлдә аның нәтиҗәләре һәм алган тәэсирләр турында сөйләшенде. Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова мондый мөмкинлек тудырган өчен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, түгәрәк өстәлнең кунагы - курслар кураторы, Россия Федерациясенең иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләр һәм педагоглар...
Октябрь аенда районнан 12 балалар бакчасы мөдире Санкт-Петербургта квалификацияләрен күтәреп кайттылар. Хакимияттә узган түгәрәк өстәлдә аның нәтиҗәләре һәм алган тәэсирләр турында сөйләшенде.
Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова мондый мөмкинлек тудырган өчен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, түгәрәк өстәлнең кунагы - курслар кураторы, Россия Федерациясенең иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләр һәм педагоглар ассоциациясе вице-президенты Любовь Мачуринага рәхмәтен җиткерде.
Мәгариф идарәсе методисты Эльвира Сәитова курсларда модернизацияләү һәм федераль дәүләт стандартлары кысаларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча тенденцияләрен тирәнтен өйрәнүләре хакында әйтте. Программага шулай ук менеджмент; мәктәпкәчә учреждение белән ресурслы идарә итү; сәламәтлек тудыручы заманча технологияләр; замана җитәкчесенең финанс белеме кебек көнүзәк мәсьәләләр дә кертелгән.
Педагогларның иҗат эшчәнлеген тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган VI Бөтенроссия конференциясендә катнашу да Россия төбәкләренең генә түгел, Европа илләренең дә мәктәпкәчә учреждениеләре эш тәҗрибәсе белән тынышырга мөмкинлек биргән.
- Курсларда беренче тапкыр мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре алдында мөһим проектлар һәм мәсьәләләр күтәрелде. Ишеткән-күргәннәрегезне үз коллективларыгызда тормышка ашырырыга кирәк. Санкт-Петербургта алган иҗат ялкыны сүнмәсен, һәрчак юлдашыгыз булсын, - диде Любовь Мачурина.
Ул яңа стандартларның баланы шәхес буларак тәрбияләүгә юнәлдерелүен билгеләп үтте. Тәрбиячеләр балага хөрмәт белән караганда, аның эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудырганда гына аның ирекле, фикер йөртергә һәм тормышка яраклашырга сәләтле булып үсәчәген әйтте.
- Балаларыбыз вак булса да, эшебез бик зур безнең. Илебезнең киләчәге, аны ныклы итү балалар бакчасыннан башлана. Петербургта иң ошаганы - халыкның гаидилеге, кунакчыллыгы, тәрбиялелеге булды. Без дәүләт стандартларының асылына төшенеп, ничек итеп эшләрәгә кирәген күреп, аңлап кайттык, - ди 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева.
19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасы мөдире Светлана Челышева да алган тәэсирләре белән уртаклашып:
- Бик нәтиҗәле курслар булды. Күп балалар бакчаларын карадык. Безнең бакчадагы шартлар да аларныкыннан калышмый анысы. Ә менә эш тәҗрибәсе ягыннан үрнәк алырлык яклар шактый. Кайбер юнәлешләрне үзебездә дә кертә башладык, - диде.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин түгәрәк өстәлгә йомгак ясап, педагог-җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар теләде.
- Балаларга нинди тәрбия бирсәгез, алар тормышта шул юлдан китәчәкләр. Белемнәре дә бакчадан башлана. Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән, - диде.
Резеда ШӘРИПОВА
Тулырак мәгълүматны газетабызның киләсе санында укыгыз
Сүз уңаеннан
Районда 55 балалар бакчасы бар. Аларда 4 меңнән артык бала тәрбияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев