ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авылларында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр бара

Авыл җирлекләрендә иҗтимагый тормышны тагын да җанландырып җибәрү максаты белән районыбыз җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашында биләмәләргә чыгып "Түгәрәк өстәл"ләр оештырылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Кичә авыллардагы җәмәгать активистлары белән мондый файдалы һәм эчкерсез сөйләшүләр Әгерҗе һәм Югары Стәрле мәдәният йортларында шул төбәкләр авыллары биләмә башлыклары һәм социаль, мәдәни,...

Авыл җирлекләрендә иҗтимагый тормышны тагын да җанландырып җибәрү максаты белән районыбыз җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашында биләмәләргә чыгып "Түгәрәк өстәл"ләр оештырылуы хакында хәбәр иткән идек инде.

Кичә авыллардагы җәмәгать активистлары белән мондый файдалы һәм эчкерсез сөйләшүләр Әгерҗе һәм Югары Стәрле мәдәният йортларында шул төбәкләр авыллары биләмә башлыклары һәм социаль, мәдәни, медицина, мәгариф учреждениләре, иҗтимагый лидерлар катнашында үтте.

Аларда авыл тормышына багышланган актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Әйтик, шул ук эшсезлек, халыкны мәдәни чараларга тарту, законсыз чүплекләргә юл куймау, ялгыз әби-бабайларга ярдәм оештыру һәм башкалар.

Тулырак язманы "Маяк" газетасының алдагы санында укыгыз

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай авылларында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр бара

Нет комментариев