Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай 1 нче урта мәктәбе коллективы үз ветераннарын хөрмәтләде

Көзнең иң гүзәл, күзләрнең явын алырлык кызгылт-алтын төскә төренгән чорында Өлкәннәр көне билгеләп узыла. Шул уңайдан Азнакай 1 нче урта мәктәбе коллективы үз ветераннарын бәйрәмгә дәште. Иң элек укучылар көче белән әзерләнгән бик эчтәлекле концерт карадык. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бергә эшләгән хезмәттәшләребез белән истәлекләр уртаклаштык. Мәктәп директоры...

Көзнең иң гүзәл, күзләрнең явын алырлык кызгылт-алтын төскә төренгән чорында Өлкәннәр көне билгеләп узыла. Шул уңайдан Азнакай 1 нче урта мәктәбе коллективы үз ветераннарын бәйрәмгә дәште. Иң элек укучылар көче белән әзерләнгән бик эчтәлекле концерт карадык. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бергә эшләгән хезмәттәшләребез белән истәлекләр уртаклаштык.

Мәктәп директоры Гүзәл Муллагалиева ирешелгән уңышлар һәм яңалыклар белән таныштырды.

- Сез олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, бик күпләргә зур тормыш юлына чыгарга ярдәм иткән чын укытучылар. Без укучыларга тәрбия һәм белем бирүдә сезнең традицияләрне саклап эшләргә тырышабыз, - диде ул.

Сәрия ХАББАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай 1 нче урта мәктәбе коллективы үз ветераннарын хөрмәтләде