Актүбә бистәсе укучылары республика чемпионатында катнаштылар
Казан федераль университетының нефть һәм газ технологияләре һәм геология институтында мәктәп укучылары арасында геологик кейсларны чишү буенча IX Республика чемпионаты үтте. Анда Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбендә белем алучы Александра Яркова, Анастасия Яркова, Аделия Низаметдинова, Дарья Соколова да катнаштылар. Барлык нәтиҗәләр буенча Зинира Шәмсетдинова җитәкләгән "Авантюрин" командасы җиңү яулауга иреште.
Нет комментариев