Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлы махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен ике машина сатып алган

Район Советы депутаты Фәнис Мортазин бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен ике “Нива” машина сатып алып җибәрде.

– Андагы егетләребезнең барысы да чын батырлар. Шуңа без аларны матди, рухи яктан кайгыртып торырга бурычлы. Мин якташларыбыз белән гел аралашып, сөйләшеп торам. Аларга техника бик кирәк. Шуңа уйладым да, мөмкинлек булганда, ике машина алып җибәрергә булдым. Катлаулы, юлсыз җирлекләрдә йөрү өчен “Нива” бик әйбәт. Егетләр үзләре сораганча комплектлаштырдык, – ди ул.

Машинаның берсен шушы көннәрдә районнан гуманитар ярдәм илтүчеләр алып китәчәк. Аны медицина ротасында инде көтәләр.

Ә ачкыч һәм машинаның икенчесе Азнакайга ял итәргә кайткан Илдар исемле якташыбызга тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев