Шәһәрдә уздырылган ярминкәне һәркем көтеп ала.
Шөкер, бүген көн матур, җиле булса да, өстән яңгыр явып тормый, кояшлы. Ярминкәгә сату итәргә килүчеләр, сатып алучылар өчен дә сөенеч бу.
Сентябрь аеннан старт алган ярминкәләр әле декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ә бүгенгесендә авыл уңганнары, эшмәкәрләр шәһәр халкына нинди генә сый-нигъмәт тәкъдим итмәде! Ите, сөте, мае, эремчеге, йомыркасы, кош-корт ите, җиләк-җимеш, бал... - һәммәсе мулдан һәм сыйфатлы.
«Бигрәк уңган да авыл халкы, дип сөенеп кайтып барам әле, - ди Әлфирә апа Сабирова. - Малын асрар, яшелчә-җимешен үстерер өчен күпме көч һәм тырышлык кирәк бит! Ярминкә булганда, атна саен килергә тырышам, сайлап алырга мөмкинлек бар, рәхмәт».
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев