Азнакайда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала

Ярминкәләр шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә үткәрелә.

Көз – бай ярминкәләр чоры да. Көзге ярминкәләрне авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр дә,  шәһәр халкы да көтеп ала. Быел ярминкәләр 13 сентябрьдән старт алып, декабрь азагына кадәр оештырылачак.

Азнакайда ул, гадәттәгечә, Шифа каршында урын алачак. Актүбә бистәсендә ярминкә базар мәйданында үтә. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак.  Барыгызны да 9.00 сәгатьтә ярминкәгә чакырабыз! 0+


Нет комментариев