Бина республика программасы кысаларында төзекләндерелде.
Бүген районыбыз спортчылары өчен тагын бер күркәм чара узды: капиталь ремонттан соң төзекләндерелгән чаңгы базасы ачылды.
Чаңгы спортын сөючеләрне тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең изге теләкләрен юллады, җирлегебездә спорт үсешенә керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Яңа бина яшь спортчыларыбызга югары нәтиҗәләргә ирешүгә бер этәргеч булсын иде», – диде җитәкче.
Тантаналы чарага яшь чаңгычылар белән беррәттән ветеран чаңгычылар да килгән иде.

Нет комментариев