Азнакайда беренче кар сыннары барлыкка килде
Быел кар сагындырып, көттереп кенә ява.
Шулай да кичә кичтән урый-урый яуган кар таң атканчы бөтен дөньяны акка төрде дә куйды.
«Кар булмагангамы, Яңа ел кәефе дә сизелми», - дип уфтанучылар урамында да бәйрәм бүген!
Әнә шул шатлыктан урамнарда, оешма-учреждениеләр алдында кар сыннары да барлыкка килә башлады. «Лидер» спорт мәктәбе директоры Руслан Гәрәев үз куллары белән ясап куйган киләсе ел символы булган Елан сыны да бассейн алдын бизәп тора.
Бар эшкә дә уңган-булган кешегә афәрин дими, ни дисең?!
Авылларда, шәһәрдә бизәлгән йорт, оешмалар аллары, кар сыннары рәсемнәрен сездән көтеп калабыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев