Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сыннары өчен тавыш бирик!

Октябрь Бүләк авылыннан сыннар ясаучы Рөстәм Фәтхуллинның эшләре республика бәйгесендә катнаша. 21 нче сан өчен тавыш бирергә чакырабыз!

Октябрь Бүләк авылында гомер итүче Рөстәм Фәтхуллин йорт алларын ел саен кар сыннары белән бизи.  Быел да зур итеп Кар бабай, Кар кызы һәм ел символы булган Куян сынын ясап куйган. Кар бабайның биеклеге 2,5 метр булса, калганнары да бәләкәй түгел – ике метр зурлыкта.

– Кар ява башлау белән карны бөртекләп диярлек бер урынга җыям, – ди авыл уңганы. – Сыннар ясау үземә бик ошый, авыл халкы да ярата. Килеп, фотоларга төшеп китүчеләр дә бар. Кешеләрнең кәефе күтәренке икән, эшеңнең нәтиҗәсе дә яхшы дигән сүз.

Мондый җаваплы эштә, билгеле, ярдәмчесез булмый. Кардан могҗизалы сыннар тудыручы Рөстәм абыйның уң кулы – тормыш иптәше Әлфия ханым һәм балалары Марсель белән Гөлия. Гаилә башлыгы Бөгелмә механика заводында хезмәт куя, Әлфия апа – хат ташучы. Уллары да эшли, кызлары техникумда белем ала.

– Саф һавада бергәләп эшләү үзе үк күңелле бит, – ди Рөстәм Фәтхуллин.

Әйдәгез, бергәләп уңган райондашларыбыз өчен тавыш бирик тә, алар турында бөтен республика белсен әле! Моның өчен әлеге сылтама буенча үтеп, аста урнашкан тавыш бирү таблицасында 21 нче санга басарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев