Азнакай районының Түбән Стәрле авылында ишегалларын бәйрәмчә бизәүчеләрне тәбрикләделәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының Түбән Стәрле авылында ишегалларын бәйрәмчә бизәүчеләрне тәбрикләделәр

Шәһәр генә түгел, авыллар да бәйрәмне купшы бизәнеп каршылый. Түбән Стәрле авылында уздырылган Чыршы бәйрәмендә үзләренең ишегалларын матурлап бизәгән кешеләрне хөрмәтләделәр.

– Беренче урынга Зөлфия Афзалетдинова, икенче урынга Данис Рәхмәтуллин, өченчегә Әхәт Гомәров лаек булды. Уңган авылдашларыбызның хезмәтен зурлап, бүләкләр тапшырдык, – ди авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова.

Бал-маскарад уеннарга, җыр-моңга бай булды.


Нет комментариев