Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы җитәкчеләре Расих Шәкүровны искә алдылар

Районда, бигрәк тә шәһәрдә, Расих Әхәт улы Шәкүровның үзен, бер дә булмаса исемен белмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен.

Чөнки аның дүрт дистә елга якын сузылган хезмәт биографиясе, тулысынча диярлек, азнакайлыларның тормыш-көнкүреш  мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле булды. Бүген район җитәкчеләре татар зиратында булып, “ТР торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре”, Азнакай шәһәренең мактаулы гражданины   Расих Шәкүровны искә алдылар, каберенә чәчәкләр салдылар.

– Расих Әхәт улы үзенең ихласлыгы, кешеләрне яратуы белән күпләрнең күңеленә кереп калды. Ул безнең чын-чынлап укытучыбыз иде, һәрнәрсәгә үзенең төпле фикере булды. Хезмәтәшебезне бүген дә сагынып искә алабыз, юксынабыз, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

 Расих Шәкүровны башка җитәкчеләр дә искә алып, хатирәләрен барладылар. Мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин аның рухына багышлап Коръән сүрәләре укыды.

Район җитәкчеләре озак еллар җитәкче постларда эшләгән башка райондашларыбызны да искә алып, каберләрен зират кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев