Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ардинат Нугайбеков Азнакайның Тымытык авылы мәктәбенә арбасы белән “ЮМЗ” тракторы алып биргән

Татарда элек-электән туган - туганына, күрше - күршесенә ярдәм итеп яшәгән. Мул тормыштагылар, мөмкинлекләреннән чыгып, ярлыракларга булышкан. Бу табигый хәл саналган. Керемнәре зур булганнар мәчет, мәдрәсәләр салдырып, халыкның аң-белемен күтәрергә тырышкан. Хәзерге чорда да мондый мәрхәмәтле кешеләр бар. Шундый кешеләрнең берсе турында язарга булдым. Ул Тымытык авылында, авыр сугыш юлларын...

Татарда элек-электән туган - туганына, күрше - күршесенә ярдәм итеп яшәгән. Мул тормыштагылар, мөмкинлекләреннән чыгып, ярлыракларга булышкан. Бу табигый хәл саналган. Керемнәре зур булганнар мәчет, мәдрәсәләр салдырып, халыкның аң-белемен күтәрергә тырышкан. Хәзерге чорда да мондый мәрхәмәтле кешеләр бар. Шундый кешеләрнең берсе турында язарга булдым. Ул Тымытык авылында, авыр сугыш юлларын үткән запастагы капитан Гали белән агроном Хөршидә гаиләсендә туган Ардинат Нугайбеков.
Ул мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Казан дәуләт университетының физика-математика факультетына укырга керде һәм үзенең хезмәт юлын Әлмәттә башлады. Әти-әниләре белән авылда күршеләр булып торганлыктан, аның хезмәт уңышлары, яшәеше белән хәбәрдар идек. Нефть сәнәгате тармагында ул бик күп эшләр башкарды hәм үзенең белемен күтәрде: читтән торып Уфа нефть институтын тәмамлады, техник фәннәр докторы булды. Нефть чыгару тармагында озак еллар эшләү дәверендә күпсанлы дәүләт hәм тармак бүләкләренә лаек булды.
Хәзерге вакытта ул «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры киңәшчесе. Ардинат Гали улы Светлана Нәбиулла кызы белән тату, итәгатьле гаилә корып, ике бала үстерделәр. Улы Ринат - «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы, кызлары Гөлшат халык сәламәтлеге сагында хезмәт итә. Бу гаиләләрнең иң куанычлы ягы - барсы да саф татар телендә сөйләшәләр, татар җанлы итеп оныкларын тәрбиялиләр.
Ардинат Гали улы туган авылы тормышы белән hәрвакыт кызыксынды, ярдәм итәргә тырышты. Тымытык авылында мәчет салуда башлап йөрде. Аннан мәдәният йортын капиталь төзекләндерүгә, заман таләпләренә туры килә торган яңа мәктәп төзүдә бик зур өлешен кертте. Балалар авыл хуҗалыгы хезмәтенә өйрәнеп үссеннәр, алган белемнәрен тормышта куллана белсеннәр өчен мәктәпкә арбасы белән "ЮМЗ" тракторы алып бирде.
Хәзерге вакытта авылның башкорт-типтәр ягы дип йөртелә торган өлешендәге зиратны тәртипкә китерүдә ярдәм итә. Авыл халкы аның бу изге эшләре өчен бик рәхмәтле.
Бүгенге көндә авылларны саклап калу, анда эш урыннары булдыру - иң мөhим чараларның берсе. Мөмкинлекләре булган кешеләр Ардинат Гали улыннан үрнәк алып, үз төбәкләренә ярдәм кулларын сузсыннар иде.
Миннегәрәй Миннегалиев, 1962-1987 елларда Тымытык урта мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ардинат Нугайбеков Азнакайның Тымытык авылы мәктәбенә арбасы белән “ЮМЗ” тракторы алып биргән