Алсу Фазлыева азнакайлыларга грипптан саклану серен ачты
Алсу Фазлыева, җырчы: - Инде хәзердән гриппка каршы чаралар күрә башладык. Вакытында әзерләнмәсәк, бөтен гаиләбез белән авырыйбыз без. Грипп сезоны җитүгә бүлмәләргә туралган сарымсак куябыз. Безнең эш кеше арасында булгач, ашап булмый инде. Мин һәрвакыт өйне салкынча тотарга яратам, гел җилләтеп торам. Балалар да идәндә ялан тәпи йөри, җылы киендерергә...
Алсу Фазлыева, җырчы:
- Инде хәзердән гриппка каршы чаралар күрә башладык. Вакытында әзерләнмәсәк, бөтен гаиләбез белән авырыйбыз без. Грипп сезоны җитүгә бүлмәләргә туралган сарымсак куябыз. Безнең эш кеше арасында булгач, ашап булмый инде. Мин һәрвакыт өйне салкынча тотарга яратам, гел җилләтеп торам. Балалар да идәндә ялан тәпи йөри, җылы киендерергә тырышмыйм. Чыныгып үссеннәр. Шулай ук вируслардан «Ацикловир» кулланабыз, аны борынга сылыйбыз.
Гүзәл Имамова, йога-инструктор:
- Мин имбир суы эчәм. Имбирны угычтан чыгарам, аңа лимон, әфлисун суы салам, өстенә кайнар су агызым да шуны эчәм. Кемдер бу эчемлеккә бал йә шикәр комы сала. Йогада, мәсәлән, борынны тозлы су белән чистарту бар. Ләкин бу безнең климатка бик үк турып килеп белми. Борынны су белән чистартканнан соң урамга чыксаң, колаклар авырта башларга мөмкин. Тагын "Сутра нети" дигән таякчыкны кулланам. Аны борыннан кертеп, авыздан чыгарырга кирәк. Бу борын тишекләрен чистарта, яхшырак суларга ярдәм итә. Грипп сезонында, гомумән, бәрәңге, камыр ризыкларын киметәм. Алардан организмда лайла, какырык барлыкка килә, бу исә микробларга иң җайлы әйбер. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашарга тырышам. Иртән ач карынга көн саен лимон яки имбирь кисәкләре салынган җылымса су эчәм.
Дамир Галиәкбәров, студент:
- Ике елга бер тапкыр гына авырыйм. Халык медицинасын да, даруларны да икесен бергә кулланам. Тулай торагыбыз белән бергә суган, сарымсак ашыйбыз. Грипп та, кызлар да якын килми шуңа. Йөткерүне бетерү өчен күкрәккә каз мае белән уылган суганны бутап сылыйм. Кемдер дуңгыз мае эчә, ләкин мин андый әйберләр кулланмыйм.
Чыганагы http://shahrikazan.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев