Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә шагыйрь Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе узды

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында ишетеп күп беләбез. Шундый танылган шәхесләрдән без язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинны беләбез. Армиядә хезмәт иткәндә, спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала ул....

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында ишетеп күп беләбез.

Шундый танылган шәхесләрдән без язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинны беләбез. Армиядә хезмәт иткәндә, спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала ул. Ләкин Фәнис Яруллин үз-үзендә яшәү көче табып, шигырьләр, җырлар, хикәяләр язучы, журналист, драматург буларак билгеле. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итә.

7 декабрь көнне Актүбә бистәсенең 3 нче мәктәбендә авыр тормыш юлы үткән шагыйрь Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе узды. Кичәдә әдипнең шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, кунаклар шагыйрьнең тормыш юлы белән танышты.

Хис-кичерешләргә бай кичәне "Шүрәле" театры җитәкчесе С.Хайдарова оештырды һәм алып барды.

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. Гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.

Гөлнара Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә шагыйрь Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе узды