Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә аварияле торактан күчерү программасы буенча тагын 2 йорт төзелә

Актүбәдә аварияле торактан күчерү программасы буенча 18әр фатирлы 2 йорт төзелеше бара. Халык анда күченүне түземсезлек белән көтә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган җомгада бистә хакимияте һәм подрядчылар белән очрашып, төзелешнең барышы белән танышты һәм декабрь башына эшләрне төгәлләү бурычын куйды. - Кызганычка каршы, төзелеш безгә генә түгел, акчага...

Актүбәдә аварияле торактан күчерү программасы буенча 18әр фатирлы 2 йорт төзелеше бара. Халык анда күченүне түземсезлек белән көтә.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган җомгада бистә хакимияте һәм подрядчылар белән очрашып, төзелешнең барышы белән танышты һәм декабрь башына эшләрне төгәлләү бурычын куйды.

- Кызганычка каршы, төзелеш безгә генә түгел, акчага бәйле. Бу мәсьәлә хәл ителде. Эшне дөрес оештырганда, ай ярым эчендә кешеләр яңа фатир ачкычларын кулларына алырлар дип уйлыйм. Көннәр матур торганда территорияне төзекләндерергә дә кирәк, - диде ул.

Быел әлеге программа буенча 33 фатирлы тагын 1 йортка нигез салыначак. Марсель Шәйдуллин аның киләсе җәйдә тапшырылырга тиешлеген белдерде.

Актүбәдә шулай ук аварияле 17 йортта капиталь ремонт эшләре дә бара.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә аварияле торактан күчерү программасы буенча тагын 2 йорт төзелә