Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсе үзенең 60 еллык юбилеена әзерләнә

Быел Актүбә бистәсе үзенең 60 еллыгын билгеләп уза. Аның үсеше турыдан-туры төбәгебездә нефть чыгару белән бәйле. Моннан алты дистә ел элек беренче кара алтын ятмалары нәкъ биредә үләштерелә башлый һәм монда илебезнең төрле почмакларыннан төрле милләт вәкилләре эшкә агыла. Әлеге истәлекле датаны Актүбә матур итеп каршыларга җыена. "Татнефть" тарафыннан бистәнең...

Быел Актүбә бистәсе үзенең 60 еллыгын билгеләп уза. Аның үсеше турыдан-туры төбәгебездә нефть чыгару белән бәйле. Моннан алты дистә ел элек беренче кара алтын ятмалары нәкъ биредә үләштерелә башлый һәм монда илебезнең төрле почмакларыннан төрле милләт вәкилләре эшкә агыла.

Әлеге истәлекле датаны Актүбә матур итеп каршыларга җыена. "Татнефть" тарафыннан бистәнең Җиңү мәйданын төзекләндерү өчен 22 млн сумга якын акча бирелгән.

Бистә башлыгы Роза Галиева белдерүенчә, бүгенге көндә эш тулы көченә кайный. Инде мәйдан каршындагы хакимият, Балалар сәнгать мәктәбе биналарының тәрәзәләре алыштырылган, фасадлары буялган. Якын-тирә йортларның балконнары, стеналары тышланган. Җиңү мәйданына матур брусчаткалар түшәлеп, һәйкәл дә ремонтланган. Шулай ук чәчәкләр, агач-куаклар утыртыла, яктырткычлар урнаштырыла.

Биредә тагын утыргычлар, чүп савытлары, чәчәкләр өчен вазоннар да булачак. Бәйрәмгә исә иң зур бүләк - халык зарыгып көткән фонтан. Яңа скверда әкият геройлары сыннары урын алачак һәм ул актүбәлеләрнең тагын бер яраткан ял урынына әверләчәк.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсе үзенең 60 еллык юбилеена әзерләнә