Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Һәр елны бу көнне райныбызда репрессиягә дучар ителгәннәрне искә алу митингы үткәрелә.

Сәяси репрессия корбаннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янына  кулларына канәфер чәчкәләре тоткан яшьләр, өлкәннәр һәм әлбәттә репрессия җилләре кагылганнар, аларның якыннары  җыелган иде.  Митингны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Галеева ачып җибәрде.

«Бу тарих. Без барыбыз да үз тарихыбызны белергә, хөрмәт белән искә алырга тиешбез. Үз җилкәләрендә  авырлыкларны кичергән якташларыбыз, аларның якыннары алдында башыбызны иябез.  Шундый авырлыкларны лаеклы күтәргәннәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез», – диде ул.

 Әлеге фаҗига җилләре кагылган якташларыбызның да әйтер сүзләре күп иде:

«Әниемнең сөйләгәннәре  искә төшсә, үзәкләр өзелә. “Кинәт кенә мылтыклар белән өйгә килеп керделәр. 15 минут эчендә җыенырга куштылар”, дип сөйләгән иде ул. Бик күп кешеләр үлә, ачлык, ялангачлык, эшсезлек. Кадерлеләрем, шушындый матур  шәһәрдә, мул тормышта яшәвегезгә сөенегез. Иң әһәмиятлесе: бер-берегезгә игътибарлы һәи ихтирамлы булыгыз. Безнең әби-бабайлар, әти-әниләр күргәннәрне башка беркемгә дә күрергә язмасын!» – диде Вәспия  Таҗиева.

Соңыннан репрессиягә дучар ителгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев