Бүген җиңел булмаган, ләкин күркәм хезмәт сайлаган китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бу күркәм көндә аларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. "Китапхәнәләр кешелекнең меңьеллык акыл-гыйлемен саклый. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр безне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем...
Бүген җиңел булмаган, ләкин күркәм хезмәт сайлаган китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бу күркәм көндә аларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. "Китапхәнәләр кешелекнең меңьеллык акыл-гыйлемен саклый. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр безне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем тарата.
Тынгысыз һәм тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар телим. Уртак көч белән районыбызның интеллектуль мөмкинлеген тагын да арттырыбыз дип ышанам!" - диелгән котлау юлламасында.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев