Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

23 яшьлек ир-ат өч айлык кызының кабыргасын һәм иңбаш сөяген сындырган

Казанда өч айлык кызын кыйнаган атаны хөкем итәләр. (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Киров районы суды 23 яшьлек Евгений Абдрахмановка карата җинаять эшен ябык режимда карауга кереште. Ул кечкенә кызын бик каты кыйнаган, дип хәбәр итә «Акцент» хокук саклау төркеме. Җинаять эше материаллары буенча апрель һәм июнь айларында Евгений Абдрахманов...

Казанда өч айлык кызын кыйнаган атаны хөкем итәләр.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Киров районы суды 23 яшьлек Евгений Абдрахмановка карата җинаять эшен ябык режимда карауга кереште. Ул кечкенә кызын бик каты кыйнаган, дип хәбәр итә «Акцент» хокук саклау төркеме.

Җинаять эше материаллары буенча апрель һәм июнь айларында Евгений Абдрахманов 2016 елның февралендә туган кызын кыйнаган. 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә ир-ат чираттагы тапкыр өч айлык кызын кыйнагач, баланың әнисе ашыгыч ярдәм чакырган. Табиблар баланың иңбаш сөяге, кабыргасы сынуын һәм башы җәрәхәтләнүен ачыклаган.

Җинаять эше "Сәламәтлеккә авыр зыян китерү" һәм "Кече яшьтәге баланы үтерергә омтылу", шулай ук "Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын үтәмәү" маддәләре буенча тикшерелгән. Ир-ат гаебен таныган һәм балага рухи зыян өчен түләргә әзерлеген белдергән. Суд Абдрахмановны кулга алу срогын 2017 елның февраленә кадәр озайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 яшьлек ират өч айлык кызының кабыргасын һәм иңбаш сөяген сындырган