Куркынычсыз юл - иминлекнең нигезе
Зур Сукаеш авылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары” (“ЮИД”) отряды эшләп килә.
Узган атнада без “Юлны хәвефсез аркылы чыгу” (“Безопасный переход”) акциясе кысаларында авылыбызда куркынычсызлык акциясе уздырдык. Акцияне үткәрү алдыннан җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен кабатладык, тренинглар үткәрдек. Әлеге акцияне үткәрү өчен мәктәп белән культура йорты арасындагы юл өлешен сайладык. Чөнки бу участок җәяүлеләрдән дә, машина йөртүчеләрдән дә зур саклык, игътибар таләп итә торган урын. Машиналар очраганда, иң беренче юлның сул як өлешен, аннары уң як өлешен күзәтергә кирәк. Юлны аркылы чыкканда тәртип белән, оешкан төстә чыгарга икәнен онытырга һич ярамый! Әлеге акция барышында без машина йөртүче абый-апалар белән сөйләштек. Аларга җәяүле хәрәкәтенә карата буклетлар тапшырдык. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү - һәркемнең изге бурычы. Барлык кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә, без, балалар һәм транспорт йөртүче өлкәннәр, өйләребезгә исән-сау кайтып җитә алырбыз. Һәммәбезгә хәвефсез юллар телибез! Игътибарлы булыйк!
Гарипова Ралина, “Юл хәрәкәте яшь инспекторлары” отрядының яшь хәбәрчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев