Исерек килеш руль артына утырган азнакайлылар таныклыксыз калды
Узган атнада Азнакай суд районы җәмәгать судьялары исерек хәлдә машина руле артына утырган шоферларга карата административ җәза билгеләде.
В.Павловны автоинспекторлар төнге якта Нагорная урамында тукталар. Тикшерү барышында аның салмыш хәлдә булуы ачыклана.
С.Ким идарә иткән машинаны хокук сакчылары Гурьянов урамында “кулга төшерәләр”. Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырган шоферга карата шунда ук административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.
Эшләрне карау йомгаклары буенча шоферларның икесе дә ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителде һәм штрафка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев