Исерек килеш машина белән идарә иткән азнакайлыга җәяү йөрергә туры киләчәк
Исерек килеш машина руле артына утыру – җинаятькә тиң булса да, районыбызда атна саен спиртлы эчемлекләр кулланган 5-6 шофер кулга алына.
Узган атнада җәмәгыть судьялары Азнакайлы Р.Ситдиковка да карар чыгарды. Аны хокук сакчылары Мәскәү-Уфа юлында кулга төшерә. Ул шулай ук тикшерүдән баш тарта, суд утырышына килеп торуны да кирәк санамый.
Юл йөрү кагыйдә-таләпләрен бозган өчен Р.Ситдиков 30 мең сум штрафка тартылып, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев