Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Игътибар – балалар” профилактик чарасы бара

Балигъ булмаган балалар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау максатында Татарстанда, шул исәптән безнең районда 17 майдан 3 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы бара.

2021 елның дүрт аенда республика юлларында балигъ булмаган балалар катнашында 124 авария теркәлгән, аларда алты сабый һәлак булган.

Район юлларында мондый аварияләрнең саны икегә җиткән, бәхеткә, вафат булучылар юк.

– “Игътибар – балалар!” акциясе барышында район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары профилактик рейдлар, чаралар уздырачак. Балалар катнашындагы аварияләрнең күпчелеге каникул чорларына туры килә. Ата-аналар балаларына игътибарлы булсыннар иде. Юл буйларында уйнауны рөхсәт итмәскә кирәк. Җиде яшькәчә балаларны машинада йөрткәндә, аларны махсус креслоларга утыртырга онытмыйк, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев