Азнакай юлында һәлакәт: 50 яшьлек хатын-кыз вафат булган
Үлемгә китергән авария тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан.
14 июль иртәсе Азнакай-Лениногорск юлында зур һәлакәт белән башланды.
Актүбә бистәсенә таба хәрәкәт иткән “Чери” автомобиле шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм, идарәне югалтып, юл кырына төшеп каплана. Машина белән идарә иткән 1971 елгы хатын-кыз урында ук һәлак була. Ул иминлек каешын эләктермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев