“Маяк” газетасы редакциясендә “Ышаныч һәм хәвефсезлек” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторы Бусат Джавадов юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалауда журналистларның ролен югары бәяләп, һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина белән алар “Маяк” газетасы журналистларына бүләкләр һәм дипломнар да тапшырдылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев