Азнакайда “Каршы як полоса” оператив-профилактик чарасы бара
Каршы як полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән акция 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Районыбызда ун ай эчендә 280 авария теркәлеп, аларда өч кеше һәлак булган, 17 се төрле тән җәрәхәтләре алган. Юл һәлакәтләре арасында каршы як юлга чыгу белән бәйле очраклар да күп.
Каршы полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатларында район юлларында 18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелә.
– Машина йөртүчеләрнең мондый хәрәкәте – юлда иң куркыныч маневрларның берсе. Алдан барган машинаны узу шофердан саклык һәм игътибар таләп итә. Аның һәр очрагы куркыныч, тауга менә торган урында, кискен борылышларда һәм алдагы юлны күрү мөмкинлеге чикле булган участокларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. – ди Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы Ренат Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев