Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 бала зыян күргән

Азнакайда «Игътибар, балалар!“ профилактик чарасы кысаларында «Бала - төп пассажир» акциясе үтте.

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторы Альмир Габделхаков һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина шоферларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә, балаларны махсус креслоларда йөртергә чакырдылар. Кичке якта балаларның киемендә яктырткыч билгеләр булуның да бәхетсезлек очракларыннан саклавын билгеләп үттеләр.

«Юлда йөрү кагыйдәләре буенча җиңел машинада балаларның буена, авырлыгына туры килгән куркынычсызлык җайланмалары булырга тиеш. Кая гына барсагыз да: ерак арамы ул, якынмы, балаларны махсус креслога утыртырга кирәк, һәлакәт була калса, бу аларның гомерен саклап калачак», - диде Альмир Габделхаков.

Сүз уңаеннан, ел башыннан район юлларында 104 авария булган. Тугыз кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, аларның дүртесе - балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев