Азнакайда исерек шоферларга суд хөкеме чыгарылды
Ел башыннан районда 164 исерек шофер кулга алынган.
Алар арасыннан 14е – инде берничә тапкыр эләгүчеләр.
– Исерек хәлдә руль артына утыруның шофер өчен генә түгел, аның янәшәсендә булган пассажирлар, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар өчен дә куркыныч булуын барлык кешеләрнең дә аңлап бетермәве борчый, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гайнетдинов. –Исерек килеш машина белән идарә итү – җинаятькә тиң. Ул барыбер, иртәме-соңмы зур фаҗигаләргә китерә, шуны аңласыннар иде.
Узган атнада җәмәгать судьялары исерек килеш машина белән идарә иткән азнакайлыларга суд карары чыгарды. А.Гатиятуллин, Р.Фәттаховка һәм Г.Әюповага 30 мең сум күләмендә штраф түләп, ел ярым җәяү йөрергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев