Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек шоферларга суд карары чыгарылды

Район юлларында килеп чыккан аварияләрнең күпчелеге исерекләр гаебе белән килеп чыга.

Саннар да әнә шул хакта сөйли. Әмма исерекләрне бу бер дә куркытмый булса кирәк...

Р.Сабитовны хокук сакчылары узган елның җәендә Солтангалиев урамында “кулга төшерәләр”. Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырган шоферга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Судта ул үзенең гаебен тулысы белән таный.

Ә менә И.Тихоновны автоинспекторлар Чалпы – Баланлы Бүләк юлы буйлап хәрәкәт иткәндә туктаталар. Аның канында 1,150 мг/л алкоголь булуы ачыклана.

Р.Талиповны  хокук сакчылары Лобачевский урамында эләктерәләр. Суд утырышына ул килеп торуны кирәк тапмый. 

Эшләрне карау йомгаклары буенча өч шофер да административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Алар 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев