Азнакайда исерек шоферларга җәза билгеләнде
Дәүләт автоинспекциясенең Азнакай районы бүлеге хезмәткәрләре юлларга исерек килеш чыккан автомобильчеләрне ачыклауны дәвам итә, даими рәвештә рейдлар уздырып тора.
Р.Миңнеханов та күпме кешенең гомерен куркыныч астына куеп, исерек килеш машинасына утырып чыгып китә. Хокук сакчылары аны 9 гыйнвар көнне шәһәрнең 1 Май урамында эләктерәләр. Алкотестер ярдәмендә тикшерү вакытында ул өреп чыгарган 1 литр һавада 0,802 мг этил спирты парлары булу ачыкланган.
Район авылларының берсендә тукталыган машина руле артында утырган З.Гарипова да инспекторларда шунда ук шик уята. Күзгә күренеп торган исереклек билгеләре булса да, ул тикшерү узудан баш тарта. Административ хокук бозган ханым суд утырышында да катнашмый.
Әлеге ике эшне дә җәмәгать судьялары карап, гаепләнүчеләргә тиешле җәзалар билгеләнде. Р.Миңнеханов та, З.Гарипова да дәүләт файдасына 45 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак. Моннан тыш, алар ел ярымга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев