Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек кешегә машинасын биргән хатын-кыз таныклыксыз калды

Атна саен Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан исерек килеш машина руле артына утырган 7-8 шофер тоткарлана.

Алар арасында кабаттан алкогольле эчемлекләр кулланучылар да бар. Исерек кешегә машиналарын тапшырган өчен, административ беркетмәләр төзелгән кешеләр дә бар. Закон нигезендә, үзләре эчмәгән булса да, аларны да шундый ук җәза көтә...

Салмыш хәлдә булган Р.Газизовны хокук сакчылары 15 сентябрьдә Уразай авылында туктаталар. Тикшерү барышында машина хуҗасының Р.Якупова булуы ачыклана.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, машина хуҗасына транспорт чарасы белән идарә итүне дарулар тәэсирендә, исерек хәлдә булган, авыру яки арыган хәлдә булган затларга, шулай ук тиешле категориядәге яисә транспорт чарасы белән идарә итү хокукына машина йөртү таныклыгы булмаган затларга тапшыру тыела.

Р.Якупова суд утырышында үзе дә катнаша, ләкин административ хокук бозу кылуда үз гаебен танымый. Р.Газизовка транспорт чарасы белән бары тик айнык килеш һәм таныклыгы булган очракта гына идарә итәргә рөхсәт бирүен әйтә. Соңгысының алдагы көнне кичтән балаларын йоклаткан вакытта машина ачкычын алып шәһәргә чыгып китүен җиткерә.

Ир кеше исә машинада утырып торганда кемнеңдер шалтыратуын, такси булмаганлыктан, шәһәргә үзенең чыгып китүе турында сөйли. Бу вакытта үзенең аек булуын әйтә.

Суд утырышында шаһит сыйфатында катнашкан инспектор  Р.Газизовның берничә тапкыр руль артында исерек килеш эләгүен, аңа карата административ материаллар төзелүен, шулай ук РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча законлы көченә кергән суд карары булуын җиткерә. Барлык очракларда да ул Р.Якупова милкендә булган шул бер үк автомобиль белән идарә итә.  Автомобиль ачкычларын ир-ат күзеннән ераграк яшерергә дә булгандыр да бит, югыйсә...

Административ хокук бозуда гаепле дип табылган Р.Якупованы суд ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә, аңа шулай ук 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев