Азнакай полициясе узган елга йомгак ясады
Бүген РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек коллективы 2022 елга йомгак ясап, быелга бурычлар билгеләде.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин, шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин да катнаштылар.
Полиция бүлеге начальнигы Марат Сибәгатов барлык бүлекләрнең эшенә тулы анализ ясады,узган елда районда кылынган җинаятьләргә тукталып үтте. Тулаем алганда, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны кимегән. Шул ук вакытта юлда аварияләр, аларда һәлак булучылар күп, исерек килеш машина белән идарә итүчеләр саны да бихисап. Хокук сакчысы шулай ук җирлегебездә мошенниклардан каза күрүчеләрнең саны артуына борчылуын белдерде. Узган ел шундый 116 очрак теркәлгән.
Ел нәтиҗәләре буенча Азнакай бүлеге үз категорияләрендәге бүлекләр арасында инде икенче ел беренчелекне саклап килә.
Коллективка мөрәҗәгатендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен билгеләп үтте, гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады.
– Бүгенге көндә сезнең алга куелган төп бурычларның берсе – ул гражданнарның һәм тулаем җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук бозуларга каршы кисәтү эшләре алып бару, район һәм шәһәр халкы белән актив элемтәдә тору, һәм сез аларны лаеклы башкарасыз да. Алга таба профилактик эшчәнлекне тагын да көчәйтергә иде. Кызганыч, мошенникларга ышанып, үзләренең акчаларын югалтучылар саны елдан-ел арта. Аннан ничек тә халыкка спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыруның куркыныч булуын, моның кайчан да булса фаҗигагә китерәсен ныклап төшендерәсе иде, – диде Марсель Шәйдуллин.
Хезмәт уңышларына ирешкән полиция вәкилләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары, ведомство бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев