Автоинспекторлар Азнакай халкын Җиңү көне белән котлады
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шәһәрдә гадәти булмаган акция уздырды.
Патриотик акция барышында инспекторлар автомобильчеләрне туктатып, аларны якынлашып килүче 9 май белән котладылар һәм бәйрәм открыткалары тапшырдылар. Юл-патруль хезмәте инспекторлары шулай ук машина йөртүчеләрнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлегенә юнәлттеләр һәм юл-транспорт һәлакәтләренең фаҗигале нәтиҗәләре турында кисәттеләр. Машина йөртүчеләргә алар шулай ук мәгълүмати буклетлар да тапшырдылар.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында да профилактик чара уздырдылар. Очрашу барышында инспекторлар балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр, юлда куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев