Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк”ка язылучы коллективлар арасында бүләкләр уйнатабыз!

2023 елның икенче яртыеллыгы өчен “Маяк” газетасына язылу төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып бара.

Район газетасын күп еллар дәвамында алдырган әбүнәчеләребез-укучыларыбызга аерым рәхмәтлебез! Киләсе яртыеллыкта да шатлык-сөенечләрегезне, борчуларыгызны уртаклашып, шулай безнең белән бергә булырсыз дип ышанып калабыз.

Редакция коллективы бу юлы да газетага язылучыларга күптөрле бүләкләр әзерләде. Аерым язылучылар гына түгел, коллективлары белән газетабызга күпләп язылган оешма-предприятие, учреждениеләр арасында да бүләкләр уйнатылачак. Моның өчен озакка сузмый гына газетага язылырга һәм квитанцияләрне редакциягә китерергә кирәк. Иң актив, күпләп язылган  10 оешмада 3 әр бүләк уйнатыла. Бу – тагын 30 бүләк дигән сүз!

5-15 июньдә газетага ташмалы бәядән язылып булачак. Почта аша язылганда, бәя 849,24 сум урынына 740,34 була. Димәк, 109 сум акчагыз янга калачак. Редакциянең үзеннән килеп алучылар газетага 480 сумга языла ала. Альтернатив пунктларда 580 сумга язылырга мөмкин.

Бүләк отмаган очракта да кайгырасы түгел. Сез барыбер, кем әйтмешли, “плүстә” каласыз – газета ярты ел буе өегезгә килеп, сезне шатландырып торачак. “Маяк”ны рәхәтләнеп кулга алып, иркенләп уку – үзе ни тора!

ПОЛОЖЕНИЕ КОНКУРСА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев