Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк” газетасына язылучылар бүләкләр отты

Бер юлы ике көймәнең койрыгын тотып булмый диләр. Була икән шул! “Маяк” газетасына язылучылар моны белә.

Район газетасына 6 айга язылучылар арасында призлар уйнату  редакциябездә матур традициягә әверелде. Аның чираттагысы – 7-14 декабрь аралыгында язылучылар арасында Актүбә бистәсе китапханәсендә узды.

Әлеге мәдәни-агарту учагы белән дуслыгыбыз күптәннән килә. Биредә һәр язылу компаниясе саен 100 дән артык әбүнәче җыела. Актүбәлеләр арзан бәягә язылып, газетаны үзләре китапханәдән килеп алалар. Почта әрҗәсеннән урлыйлар дип кайгырасы да юк, аякларга хәрәкәт тә, яңа китаплар белән дә танышып кайтасың бер очтан. Бу юлысы да 103 кешене яздырган китапханә мөдире Светлана Рахина. Аңа бөтен редакциябез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук газетабызны яратып укучыларга да бик рәхмәтлебез.

Бәхетен сынарга  шактый кеше килгән иде. “Максат” кибете хуҗасы Фәндәрия Җиһангировадан бүләк – салат савытлары җыелмасын Актүбә 1 нче балалар бакчасыннан – мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү буенча директор урынбасары (элеккечә бакча мөдире) Лилия Җәләлетдинова отты.

– Ел саен коллектив белән “Маяк” газетасына язылабыз. Мәктәпкә кушылгач, хәзер хезмәткәрләребез саны бераз кимеде, әмма газета аша район хәлләре белән танышырга теләгебез кимемәде, – ди ул.

Актүбә альтернатив пунктында язылучыларга да бүләкләр әзерләп килдек: “Фармаси” компаниясе офисы җитәкчесе Маргарита Камалетдиновадан – каштан-гель, редакциядән – чәйләр һәм шикәрләр. Аларга М.Якубов,  С.Зарипова, В.Абравников, В.Зыкова, Ф.Гыйниятуллина, А.Хаҗиева ия булды.

Бүләкләрне алар эшли торган коллектив вәкилләре кабул итеп алды.

15-21 декабрь аралыгында язылучыларны “Медуница” кибете хуҗасы Диана Гомәровадан һәм редакциядән бүләкләр көтә. 2023 елның беренче яртыеллыгына 6 айга язылучылар квитанцияләре күчерелмәсен azmayak@mail.ru электрон адресына 21 декабрьгә кадәр юллый алалар. Бүләк уйнату вакыты – 21 декабрь 15.00 сәгатьтә.

Шулай ук июль аеннан 27 декабрьгә кадәр 6 айга язылучылар арасында Азнакай санаториесына путевка уйнатыла. Квитанцияләр күчерелмәсен azmayak@mail.ru электрон адресына 28 декабрьгә кадәр юларга кирәк.

“Маяк” газетасына язылыгыз, отыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев