Бәхет елмайган укучыларга санаторийга юлламалар тапшырылды
«Маяк» газетасы редакциясе 2025 елның ярты еллыгына язылучылар арасында санаторийга ике юллама уйнатты.
«Азнакай» санаторие директоры, баш табиб Рөстәм Дәүләтшин аларны «бәхет елмайган» укучыларыбыз – Әгер авылыннан Рашат Вәлиев һәм Тәслимә Абдуллинага үз куллары белән тапшырды.
«Минем әтием Ибраһим Солтан улы „Маяк“ газетасы редакторы булып эшләде. Газета атмосферасы минем балачагыма сеңеп калган, аңа булган мәхәббәт тә хәзергәчә саклана һәм мин газетага кулымнан килгәнчә ярдәм кулын сузып торам”, – ди ул.
«Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов ихлас ярдәме өчен Рөстәм Ибраһим улына һәм газета укучыларыбызга олы рәхмәтләрен әйтеп, киләчәктә дә үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Юллама откан газета укучыларыбыз да бик рәхмәтле:
«Маяк» газетасын бик яратып укыйм. Балачактан ук газета безнең аерылмас дустыбыз ул. Аеруча район яңалыкларын, киңәшләр, аш-су рецептларын укырга яратам. Башка газета укучыларыбызга да районыбызның бердәнбер газетасы булган — «Маяк» ка язылырга, районыбыз сулышын тоеп яшәргә киңәш итәм", — ди Тәслимә Абдуллина.
Аның теләкләренә Рашат Вәлиев та кушылып, газетаны даими рәвештә укып баруларын ассызыклады.
Миләүшә Тимбакова фото һәм видеолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев