Азнакайның Пушкин урамы, 6 йорт адресы буенча урнашкан почта элемтәсе бүлегендә чираттагы Әбүнәчеләр көне узды.
Бу көнне район кешеләре үзләренең яратып укый торган газета-журналларына, шул исәптән "Маяк" газетасына 2023 елның икенче яртыеллыгына рус һәм татар телләрендә ташламалы бәядән языла алдылар.
Почта элемтәсе бүлегенә килүчеләр газета редакциясе вәкилләре белән аралаштылар.
Нет комментариев