“Азнакай” санаториена юлламаны кем откан?
“Маяк” газетасы санаторийга юллама, бүләкләр уйнатты. Анда катнашу өчен 500гә якын әбүнәчебез квитанция күчермәләрен җибәрде.
Һәр ярты ел саен редакция коллективы газетага язылучылар арасында бүләкләр уйната. Иң саллы бүләк – ул, әлбәттә, санаторийга юллама. Аңа бу язылу кампаниясендә Лемуза Хәйдәрова лаек булды. Ул яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Лемуза Хәйдәрова лаек булды. Лемуза ханымның сөенече эченә сыймый:
«70 яшемә җитеп, мондый да зур бүләк отканым юк иде әле. Беренче тапкыр, ышанасы да килми хәтта, ди ул. Бүләкне әзерләүче иганәчеләр, җитәкчеләр, коллективка чиксез рәхмәтлемен. Аралаштырып газетаның русчасына, татарчасына да язылабыз, чөнки газетаны гаиләбез белән яратып укыйбыз. Кемнәр русча, кемнәр татарча. Кемне спорт яңалыклары, җиңүчеләр кызыксындыра. Кемне сәламәтлек... кыскасы бар да бар монда».
Лилия Исрафилова
Лемуза ханымның фикерләренә бәйгедә электр чәйнегенә лаек булган Азнакай социаль фонд бүлекчәсенең клиентлар хезмәте баш белгеч-эксперты Лилия Исрафилова да кушылды:
«Безнең коллектив газетага актив язылып тора. Биредә эшләү дәверендә инде менә ничә еллар рәттән газетага язылмый калганым юк. Чөнки анда үзеңә кирәкле район гына түгел, республика буенча да бөтен мәгълүматны да табарга мөмкин. Бакчачылык, аш-су һәм башка өлкәдә файдалы киңәшләрне тормышта файдаланып торам, ди ул».
Римма Фәрхетдинова
Газетага язылучылар арасында бүләкләргә ия булган Азнакай политехника техникумында производствога укыту мастеры Римма Фәрхетдинова (миксер), район үзәк сырхауханәсенең гинекология бүлеге шәфкать туташы Светлана Гаффарова (су фильтры), Күктәкә авылы Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Минзилә Шәймиева (үтүк – отпариватель) да газета турында изге теләкләрен җиткерделәр.
Светлана Гаффарова
Бүләкләрне изге теләкләре белән “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов тапшырды һәи алга таба да газетадан аерылмаска, бергә калырга чакырды.

Минзилә Шәймиева
“Маяк” – районыбыз тормышы, сулышы турында бердәнбер газета ул. Аерылмагыз! Яраткан газетабыз көтеп алган, кадерле кунак булып өйләрегезгә килеп торсын! Тормыш мәшәкатьләре белән, язылырга өлгерми калган булсагыз, әле соң түгел, алдагы айларга язылу мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев