Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакай шәһәре өлкәннәре солдат егетләргә токмач кистеләр

Гимназиядә узган Өлкәннәр көненә багышланган чарада катнашучылар хәйрия акциясенә кушылдылар

Шәһәр гимназиясендә шушы җирлектә яшәчеләр катнашында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Тынгысыз, бар эштә дә актив катнашучы өлкәннәребез: "Бер килгәч солдатларыбызга токмач та кисеп китәбез", – дип "Токмач өмәсе”ндә дә катнаштылар. Биредә ТОС рәисләре дә бар иде.

Җәймәләребезне әзерләп куйдык та, алар кипкән арада күчтәнәчләр белән тулган өстәл артына утырдык. Үзара җылы аралашу, гимназия кызларының биюләре, шигырь сөйләүләре күңелләрне тагын да күтәрде. Бәйрәмебез кунагы – районыбызның волонтеры Лилия Басырова өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады.

Чарада катнашкан Хатирә, Зөһрә, Гөлсинә, Дилбәр апаларга, Римма ханымга, Светлана ханымга, өйдән токмач җибәргән Хасилә ханымга , күчтәнәч итеп торт җибәргән Әнисә апага, финанс ярдәм күрсәткән Гөлсинә апага, Светлана ханымга бик зур рәхмәт. Алда безне тагын шундый матур, җылы очрашулар көтсен.

Гөлфия Абдуллина, Рәсимә Рәхмәтуллина, 6 нчы һәм 12 территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев