Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Интернет киңлекләрендә «СалаваTik«ларның яңа видеолары дөнья күрде

Яшь артистлар «Ашхабад» татар халык җырына клип төшерде.

«Халык җырларына мөрәҗәгать итүебез юктан гына түгел, аларның көйләре, мотивлары гади, башкаруы да, истә калдыруы да бик җиңел. «Ашхабад» җырын сайлауга аның сүзләре дә этәргеч булды:

Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем!

Сез, дуслардан, аерылсам, ялгыз башым нишләрмен?...

Видеоның сценариен уйлаганда да, дуслык төшенчәсенә басым ясарга тырыштык. Видеода Салаватиклар төрле континентларда яши. Ләкин бу аларга дус-тату булырга комачауламый. Дөньяның кайсы гына почмагында яшәсәк тә, безне дуслык берләштерә. Ә безнең очракта татар җыры милләтәшләребезне берләштерсен, татар җырларын тыңлаучы, "Салаватик"ларга кушылып җырлаучылар артканнан-артсын иде», — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Салаватиклар арасында да дуслык көннән-көн ныгый. Салаватик булырга теләүче балаларыбыз, берләшеп, быел «Салаватик» балалар студиясенә йөри башлаган иде. Җәйге каникуллардан соң мәктәптә укулар дәвам итәчәк, ди «Салаватик мәктәбе» оештыручылары.

«17 сентябрьдән дәресләрне башлыйбыз. Атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дүрт юнәлеш буенча укулар уздырыра башлыйбыз. Татар теле, хореография, вокал һәм сәхнә осталыгы буенча дәресләрне балалар зарыгып көтә. Укуларга барлыгы 60 лап бала язылды. Быелгы укуларның яңалыгы да бар. Тырышып, дәресләрне калдырмыйча барлык дәресләрдә дә актив катнашкан балалар Салаватикларның видео клипларында катнаша алачак. Бу — Салаватик мәктәбенә йөрүче сабыйлар өчен күңелле хәбәр. Видеода төшү — бик җаваплы эш. Җырның сүзләрен дә, хәрәкәтләрен дә әйбәт итеп өйрәнергә, камерадан курыкмаска, сәхнәдә үзеңне иркен тотарга кирәк. Салаватик булырга теләүче балаларның да, моңа әзер булып, чыныгып үсүләрен телибез», — ди Салаватик мәктәбе оештыручылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев