Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Укытучылар нәселен дәвам итәләр

1926 елда Әхмәтсафа белән Риаделҗинан гаиләсендә унынчы бала булып бер кыз бала дөньяга килә. Аның әтисе гади генә гаиләдән булса да, бик белемле, укымышлы кеше була, авылның указлы мулласы хезмәтен башкара.

Мөшәрәфә апа 1933-37 елларда Уразайда, аннан Сәпәйдә, Азнакайның 1 нче мәктәбендә укый. Табиблыкка укырга керергә җыенганда, сугыш башлана. Аны Уразайга башлангыч класс укытучысы итеп билгелиләр. 17 яшьлек кыз бала 40лап төрле яшьтәге балаларны укыта. Ул чакта укырга теләгән һәр кеше бер класста укыган. Мәктәп исә авылдан куылган гаиләләрнең йортында урнашкан була.

Ул елларда кышлар бик суык, буранлы булган. Балалар үзләре тизәк белән салам кушылып ясалган катнашмадан кирпеч сукканнар. Аны җәй буе киптереп, ышык урынга өйгәннәр. Юеш булса, ул янмый. Балалар бүлмәдә өс киемнәреннән, өшемәс өчен алтышар кеше бер-берсенә терәлеп утырганнар. Парталар урынына – озын такта, утырырга эскәмия булган. Ә язу өчен корымнан ясалган караны учларында тотып, җылытканнар. Никадәр авыр булса да, безнең халык белемгә омтылган, әби-бабайлар фарсы, латин, гарәп телләрен өйрәнгәннәр.

Сугыш чорының авырлыкларын сөйләп бетерерлек түгел, ачлык, ялангачлык, шулай булса да, балалар җәй буе бөтен эштә катнашалар, өлкәннәргә булышырга да вакыт табалар.

Мөшәрәфә апа 45 ел балалар укыта. Элек авыл укытучыларына бик әһәмият бирелмәгән, ләкин Мөшәрәфә апа укыткан балалар арасыннан атказанган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, укытучылар, табиблар, шагыйрьләр чыккан.

Мөшәрәфә апа өч бала – ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерә, авыр булса да, барысына да югары белем бирә. Аларның 165 еллык педагогик стажы бар. Бүгенге көндә улы Хәмит Хәйретдинов белән килене Гөлфия 8 нче мәктәптә укыталар. Малай һәм кыз үстерәләр. Алар бабалары нигезенә матур итеп йорт салдылар, үрнәк гаилә булып 23 ел бергә гомер итәләр. Уразай халкының горурлыгы алар. Җиде буын атабабаларының нәсел агачын төзегәннәр. Уллары әбисенең тормышка ашмаган хыялын тормышка ашырып, бүгенге көндә Әлмәттә медицина юнәлеше буенча белем ала. Кызлары 11 нче сыйныфны тәмамлады.

Бабалары Әнәс Кариның варислары, аның сайлаган юлын дәвам итүче балалары, оныклары, бабаларының истәлегенә тап төшермәсләр.

Мөшәрәфә апага быел 99 яшь булыр иде. Ул чорда Уразайда 15тән артык укытучы балаларга белем бирә. Укытучылар бер авыр эштән дэ калмыйлар иде. Басуда да, ындыр табагында да эшләделәр, үзләреннән укучыларны да калдырмадылар. Авыл балалары эшләп, чыныгып үстеләр. Укытучылар балаларга да, авыл халкына да үрнәк булды, аларны бар халык хөрмәт итте.

Чорлар уза – буыннар алышынып тора, тормышлар да үзгәрә. Бүгенге көндә дә Уразайда 10га якын укытучы гомер итә. Алар да эшләре белән генә түгел, тормышлары белән дә барыбыз өчен үрнәк булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев